Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүче педагоглар өчен зона семинары Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасында узган

8 август көне тәрбиячеләрне, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчесен, «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» ДБУның бүлек дирекциясен, ТР буенча ЭЭМнең ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда бүлеген берләштергән.

«Ландыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре семинарда катнашучыларның эшен оптималь рәвештә оештырыр өчен балалар бакчасы территориясен берничә зонага бүлгәннәр, болар: автошәһәрчек, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» остаханәсе, «У дяди Степы» кафесы. Яңа Чишмә кинотеатр хезмәткәрләре верандаларның берсен «Киномакс» дип атап, аны кинотеатр павильоны итеп җиһазландырганнар, анда «Сакла» Республика белем бирү порталыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча мультфильмнар күрсәтү оештырылган.

Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина үзенең сәламләү сүзендә, балалар катнашындагы ЮТҺлар арту сәбәпле, мондый очрашуларны үткәрү бик мөһим. «Балалар куркынычсызлыгы мәгариф учреждениеләре эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора, - дигән.

Автошәһәрчек территориясендә беренче квалификацион категорияле тәрбияче Венера Залакова җитәкчелегендә узган ачык дәрестә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чит планетадан килгән кунак - Айтишкага аның очу аппараты детальләрен эзли-эзли, юл әлифбасының кыенлыкларын ачыкларга булышканнар. Барлык детальләрне табып җыйганнан соң, робот техникасы буенча түгәрәккә йөрүче балалар Айтишкага лего конструкторыннан очу аппараты ясаганнар. Яңа Чишмә урта мәктәбенең яшь ЮХИ инспекторларының чыгышы, «Иминлек каешын үзең дә, балаңа да эләктер!» акциясе, шулай ук «Ландыш» балалар бакчасының «Әтиләр клубы» флешмобы чарада катнашучыларның берсен дә битараф калдырмаган. Нурлат шәһәренең «Куркынычсызлык» ДБУ җитәкчелеге тарафыннан семинарда катнашучыларның чыгышлары оештырылган һәм шулай ук катнашуга заявка биргән педагогларга  Zoom платформасында бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге дә булдырылган. Чыгышларның темалары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, инновацион технологияләрне кулланып, алар белән ЮХК буенча уеннар оештыру, үз-үзеңне саклау һәм урамда үз-үзеңне тоту культурасы буенча дәресләр үткәрү белән тыгыз бәйләнгән. «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» ДБУның бүлек начальнигы Валерий Попов барлык чыгыш ясаучыларны һәм кунакларны «Яшел ут» республика конкурсында актив катнашырга чакырган.

«Ландыш» балалар бакчасы» мөдире Наталья Ведякина район башлыгы Вячеслав Козловка, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчелегенә автошәһәрчек кебек искиткеч мәйданчыкны урнаштырганнары, уен җиһазларын һәм методик кулланмаларны системалы рәвештә яңартканнары өчен рәхмәт белдергән. «Безнең  бакчада бу юнәлештә нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, ә инде иң мөһиме - безнең тату, заман белән бергә атларга омтылучы педагоглар коллективы»,- дигән ул.

 Семинарны тәмамлап, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның ОП начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасына семинарның яхшы оештырылуы өчен рәхмәт белдергән, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм ЮТҺне профилактикалау эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпкәчә белем бирү педагогларын дипломнар, ә зонабызның сигез районыннан килгән 29 балалар бакчасы педагогларын семинарда катнашканнары өчен сертификатлар белән бүләкләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев