Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Мөмкинлекләр арту белән ихтыяҗлар да арта

30 гыйнварда Петропавел Бистәсендә гражданнар җыены булып узды, анда авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин үзенең эше, АҖ Советы һәм башкарма комитеты эше турында халык алдында отчет тотты.


Беренче чиратта АҖ башлыгы 2018 елда үткән җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр – гражданнарның теләкләре, таләпләре, үтенечләре һәм шикаятьләре буенча башкарма комитетның ничек эшләве турында сөйләде. Бу:
- Хезмәт хакы түләмәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать чаралар кабул итү өчен район прокуратурасына юлланган. Мәсьәлә уңай хәл ителгән, хезмәт хакы түләнгән.
- “Авыл территорияләренең 2014-2017 елларга һәм 2020 елга чаклы тотрыклы үсеше” программасы буенча акча алу турындагы сорауга җавап бирелгән – мөрәҗәгать итүче кеше торак алуга чиратта 17 нче булып тора.
- Ленин урамындагы торак йортта су булмау турындагы шикаять канәгатьләндерелгән: су белән тәэмин ителгән. Шул ук урамда су агып торган җир дә тәртипкә китерелгән.
- Район эчендә муниципаль экология инспекциясе булдыру турындагы сорауга, районда экология инспекциясе функцияләрен башкаручы административ комиссия бар, дигән җавап бирелгән.
- Петропавел Бистәсе – Яңа Чишмә автобус маршрутын РҮХ бинасына чаклы сузу үтенече буенча сорау канәгатьләндерелмәгән, чөнки муниципаль контракт инде имзаланган һәм 2019 елга маршрут расланган.
2018 елда җыенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча АҖ башкарма комитеты тарафыннан түбәндәге эшләр башкарылган:
- 2018 ел дәвамында шимбә өмәләре үткәргәндә һәм “Чиста яр” акциясе кысаларында Шушма елгасы үзәне чистартылган;
- Петропавел Бистәсендә Яр буе урамында су агып тору бетерелгән;
- мәктәп ашханәсенә яңа газ плитәсе сатып алынган;
- халыкка чүп-чар чыгарган өчен түләү күләме арту сәбәпләре аңлатылган;
-РПФ га рәсми запрослар ясалган һәм пенсия исәпләп чыгару хакында авылның ике кешесенә җаваплар бирелгән.
Петропавел Бистәсендә күпер кичүенә ремонт мәсьәләсе буенча җавап бирелгән: ремонт эше 2019 ел эш планына кертелгән.
 Безнең белешмә
АҖ территориясендә 849 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр – 657 кеше. Шул исәптән: 234 пенсионер, балигъ булмаган балалар – 159. 2018 елда 6 бала туган, 9 кеше үлгән. Эшләүчеләр – 359 кеше, шулардан 102 есе районнан читтә эшли. Эшсез калган кешеләр – 21.
Авыл җирлегенең социаль – икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча юл картасына килгәндә, МЭТ нең баш санын үстерү бурычы үтәлмәгән: план буенча 275 баш булганда, 97 % ка үтәлгән (ягъни фактта 267 баш). Сыерларның баш саны ел дәвамында 9 башка арткан (98 булган), сарыклар һәм кәҗәләр – 160 (үтәү 120 %), дуңгызлар – 355 (101 %). Сыерны нигездә производствода эшчәнлек алып бармаучы, ә хуҗалыкта гына шөгыльләнүче кешеләр асрый.
Шәхси сектор тарафыннан 3060 ц сөт сатылган (башкару 101 %). 2018 елда иң яхшы сөт тапшыручылар – Дмитрий Писцов, Виктор Воронин, Александр Бельков, Елена Ерохина, Николай Соловьев.
Гомумән 2018 елда ШЯХ дан продукция сату 13258000 сум тәшкил итә. 2018 елда планлаштырылган 8 кредиттан бары 6 гына алынган (башкару 75 % ка). Кредитлар сарай төзелешенә, авыл хуҗалыгы терлекләре сатып алуга алынган.
Үзара салым буенча АҖ бюджетына барлыгы 927500 сум акча кергән. Алар, планлаштырылганча, юлларны кардан чистартуга, Андреевка авылындагы водокачканың санитар – сак зонасын ясауга, МТЗ өчен чапкыч сатып алуга, юл билгеләре урнаштыруга һәм юл тамгалары ясауга, су белән тәэмин итү объектларына һәм челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонтка, документлар рәсмиләштерүгә тотылган.
Авыл җирлеге тормышында төзекләндерү темасы иң мөһиме булып тора. Отчет чорында җирлек территориясендә авыл урамнарын, учреждение һәм зират территорияләрен төзекләндерү буенча шимбә өмәләре үткәрелгән, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә косметик ремонт ясалган, зираттагы һәйкәлдә табличка алыштырылган, стелада Бөек Ватан сугышында катнашучының – һәлак булучының исеме өстәлгән; АҖ территориясендә 100 гә якын нарат, чыршы үсентесе сатып алынган һәм утыртылган; 15 яктырткыч урнаштырылган, ДРЛ лампалары энергия саклагыч лампаларга алыштырылган; откан “РИТЭК” гранты акчаларына чишмәгә бара торган суүткәргеч алыштырылган, чишмәдә каптаж өстендә япма урнаштырылган; ККК полигоны чистартылган; авария хәлендәге торак сүтелгән; агымдагы башка мәсьәләләр дә хәл ителгән – болар территорияләрне чабу, чүп-чар җыю һ.б.
2019 елга торак пунктларны төзекләндерү һәм авылда тормыш шартларын яхшырту планы авыл халкының барлык киңәшләрен, нәсихәтләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән.
Ә бу гадәттә менә ничек була: әгәр дә берәр бурыч хәл ителә икән, димәк, калганнары да хәл ителәчәк. Шуңа күрә җыенда авыл халкы АҖ башлыгы каршында үзләре өчен мөһим булган мәсьәләләрне күтәреп, яңа бурычлар куя. Зират янында инвентарьлар өчен ярдәмче бина булмавы, барлык укучыларга да чаңгыларның җитешмәве, балалар бакчасында дымлылыкның югары булуы, шугалакка килүче балаларга кием алыштыру өчен уңайлыклар булмау, укучыларны йөртүче автобусның салкын булуы турында – әлеге проблемаларны Виктор Ларин атап үтте. Шулай ук халык тарафыннан пенсия өстәмәләре һәм җир салымына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Җыенда КФХ башлыгы Николай Скоков һәм мәктәп директоры Наталья Быковалар да чыгыш ясады. Алар үз коллективларының эшләре турында сөйләделәр һәм проблемалары белән уртаклаштылар.
АҖ Советы һәм башкарма комитеты утырышы эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Ул кыскача районда 2018 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Һәм бу эштә Петропавел Бистәсе авыл җирлегенең нинди урын биләвен билгеләп үтте. Республиканың сәяси тормышында актив катнашулары, районның һәм үзләренең торак пунктлары үсешендә позитив позициядә булганнары өчен халыкка рәхмәт белдерде. Тик аларның хезмәт активлыгын яхшыртырга кирәклеген дә әйтми калмады.
Район башлыгы АҖ  башкарма комитеты эшенә канәгатьләнерлек билгесе бирде, аны авыл халкы да хуплады.
Ел дәвамында Петропавел Бистәсе АҖ территориясендә күп юнәлешләр буенча ярыйсы гына эш алып барылган һәм халыкның күбесе АҖ нең җәмәгать тормышында армый-талмый булышлык күрсәткән һәм актив катнашкан.
Вячеслав Козлов Виктор һәм Анна Лариннар гаиләсенә һәм Полякова Маргаритага Яңа Чишмә район Советыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Анатолий һәм Любовь Апраксиннар, Вера Беляева, Алевтина Ерундова, Любовь Акимова, Елена Патренкина һәм Нәфис Шәймәрдановлар Петропавел АҖ Советының Рәхмәт хатлары  һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. 
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев