Район яңалыклары
Мәнфәгатьләр низагы юк
Яңа Чишмә муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләүдә комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте, анда 2 мәсьәлә каралды. Комиссия утырышын аның рәисе, район башлыгы В.М. Козлов алып барды.
Комиссия утырышын үткәрү барышында вазыйфаи бурычларын үтәгәндә Екатерина АҖ башлыгын мәнфәгатьләр низагына (конфликт) китерүче яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну килеп чыгу турындагы уведомлениене карап тикшерү турындагы информация тыңланды. Екатерина АҖ башлыгы вазыйфаи бурычларын башкарганда мәнфәгатьләр низагы килеп чыгарга мөмкин булган шартларны (хәлләрне) һәм тәкъдим ителгән информацияне исәпкә алып, комиссия мондый низагның булмавы турында карар кабул итте һәм Екатерина АҖ башлыгына район Балалар иҗат үзәгендә укыту-белем бирү эшчәнлеген башкарырга рөхсәт бирде. Тик белем бирү-укыту эшчәнлеге Екатерина авыл җирлеге җирле үзидарә органнарында эшкә зыян китерергә тиеш түгел.
Утырыш барышында комиссия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган (04.04.2013 ел, № 225) коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча "Интернет" челтәрендә рәсми сайт бүлекләренә урнаштыру һәм тулыландыру таләпләрен үтәү мониторингы нәтиҗәләре турындагы информацияне карады. Әлеге информация белән Яңа Чишмә муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В.В. Темников таныштырды. Яңа Чишмә районы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча "Интернет" информацион-телекоммуникацияләр челтәрендә рәсми сайтлар бүлекләренә урнаштыру һәм тулыландыру таләпләрен үтәү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы 4 муниципаль районы арасына керә. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән алда атап үтелгән таләпләрне үтәү буенча мониторинг та шуңа дәлил булып тора.
Вячеслав ТЕМНИКОВ, район башлыгы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев