Мобиль мунча СВО зонасына озатыла
Район башлыгы Вячеслав Козлов чираттагы гуманитар ярдәм белән безнең сугышчылар янына барачак.
4 машинага төялгән гуманитар ярдәм 18 октябрь иртәсендә СВО зонасына кузгалачак. Сугышчыларга җылы кием, газ плитәләре һәм балоннары, җылылык пушкалары, азык-төлекләр һәм башка беренче чиратта кирәкле товарлар алып барылачак.
Тагылмалы бер машина мобиль мунчаны алып барачак. Хәрбиләр өчен автомунчаны район башлыгы авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә әзерләгән һәм җиһазландырган.
19-20 октябрьдә гуманитар йөк безнең егетләр урнашкан урыннарга китереләчәк.
Мобиль мунча автотагылмага урнаштырылачак.

Азат Мусин фотосы.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев