Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мобилизацияләнгән сугышчылар чираттагы ярдәмне алганнар

Безнең волонтер-эшмәкәрләр Александр Карпов, Ришат Ситдыйков һәм Илгизәр Насыйбуллин СВО зонасындагы сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне илткәннәр.

Алар ике машинада Донецк Халык Республикасында һәм Херсон өлкәсендә безнең егетләр янында булганнар.

Хәрбиләргә тепловизорлар, генератор, җылы эчке киемнәр, азык-төлек һәм башка күп нәрсәләр китерелгән. Шулай ук мобилизацияләнгән сугышчыларыбызның туганнары аларга посылкалар җибәргәннәр.

Чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыярга эшмәкәрләр, фермерлар һәм районның күп кенә битараф булмаган кешеләре булышкан.

Безнең сугышчылар посылкаларга һәм якташлары белән очрашуга бик сөенгәннәр, күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергәннәр һәм өйгә Җиңү белән кайтырга вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев