Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мошенниклар Архангел Бистәсендә яшәүче берәүне 27 мең сумга алдаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 18 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Урлашу

2023 елның 1 июненнән 24 сентябренә кадәр билгесез шәхес, Екатерина Бистәсендә яшәүче гр. Д-ның ишек йозагын ватып, суыткычның двигателен һәм конденсаторын, кер юу машинасының двигателен, двигательле велосипед һәм металл торбалар урлаган (гомуми суммасы якынча 38 мең сум).

Җинаять ачыкланган, урлаучы - җирле авыл кешесе гр. С.

Мошенниклык

2023 елның 19 октябрендә кичке сәгать алтынчы яртыдан 19.30га кадәрге вакыт аралыгында билгесез шәхес Авито сайтындагы игълан буенча терлек сатып алу сылтавы белән, Архангел Бистәсендә яшәүче гр. М. -ның банк картасына керү мөмкинлегенә ия булган һәм аның 26900 сум акчасын урлаган. 

Без инде күп тапкырлар укучыларыбызның исләренә төшерәбез, беркайчан да чит кешеләргә банк картасы мәгълүматларын хәбәр итмәгез, шикле шалтыратуларга җавап бирмәгез. Төрле мошенниклык схемалары аркасында район халкы йөзләрчә мең сум акчасын югалткан инде.

Уяу булыгыз, хөрмәтле яңачишмәлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев