Мошенниклар Яңа Чишмә кешесенең 1 миллион сумга якын акчасын урлаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 39 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2022 елның 5-7 октябрендә билгесез шәхес Яңа Чишмәдә Күл аръягы урамында яшәүче гр-ка А-ның 200 кг авырлыктагы металл ватыкларын урлаган. Зыян 3 мең сум тәшкил иткән.
Мошенниклык
2022 елның 14 октябрендә билгесез затлар үзләрен ВТБ банкы хезмәткәрләре дип таныштырып, Яңа Чишмәдә яшәүче эшмәкәр гр. С. белән телефон аша сөйләшүләр барышында, алдашу юлы белән, аны үзенең ВТБ банк картасыннан 950 мең сум күләмендәге акчасын күчерергә күндерәләр. Мошенниклар кредит заявкасын юкка чыгару сылтавы белән 8928571..., 8902067... башланган телефон номерларыннан шалтыратканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев