Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мошенниклар Яңа Чишмә кешесенең 787 мең сум акчасын урлаганнар

ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 42 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Компьютер мәгълүматларына законсыз керү

2024 елның 25 маенда билгесез зат, РФ Дәүләт хезмәтләре порталын кулланып, гр. Ч.-ның шәхси кабинетына кергән һәм шәхси мәгълүматларын блоклаган.

Мошенниклык

2024 елның 6 мартыннан 10 апреленә кадәр билгесез зат, Интернет челтәрен кулланып, биржада акча эшләү сылтавы белән гр. Г.-ны банк картасы счетыннан 787 мең сум акчаны күчерергә күндерә.

Руль артында исерек

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 43 граждан адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе - а/м белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Ул Актаныш районы кешесе, аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев