Реклама
Район яңалыклары
Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кызны 1,7 млн. сумга алдаганнар
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору бүлеге тарафыннан 34 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
2023 елның 5 июленнән 7енә кадәр билгесез затлар, банкларда аның исеменә рәсмиләштерелгән кредитлар буенча бурычларны түләү өчен ярдәм итү сылтавы белән көч структуралары һәм банк хезмәткәрләре булып танышып, гр-ка С. га банк картасыннан 1 млн. 690 мең сум күләмендә акча күчерү турында ышандыралар.
Мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә гр-ка С. шактый зур күләмдәге акчасыннан мәхрүм кала.
Без укучыларыбызны тагын бер тапкыр кисәтәбез, таныш булмаган кешеләргә җавап бирмәгез, аларның күрсәтмәләре буенча бернинди банк операцияләре үткәрмәгез, беркемгә дә үз банк карталарыгыз турында мәгълүматлар бирмәгез!
Руль артында исерек
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. 67 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Ул район үзәгендә яшәүче 35 яшьлек гр. С., аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев