Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мошенниклар яңачишмәлеләрнең 2 млн. сумга якын акчаларын урлаганнар

Берничә кат кисәтүгә дә карамастан, районда яшәүчеләрнең кайберләре мошенниклар элмәгенә эләгә.

Алар район халкының банк карталарыннан акча урлауның әллә нинди ысулларын уйлап табалар.

Мошенникларның еш куллана торган хәйләләре:

1. Банк карталарыннан акча алу мәсьәләләрен хәл итү;

2. Кеше мәгълүмати базада булып, аны акча түләтеп базадан алып ташлау кебек көч структуралары белән низаглы мөнәсәбәтләр мәсьәләсен хәл итү;

3. Акчага хезмәт вазыйфасын арттыру;

4. Зыян күргән туганнарга тиз арада матди ярдәм күрсәтү;

5. Һәм башка бик күп алдау ысуллары!!!! Моннан тыш, әлеге схемада аз акча кертеп, картаңдагы акчаңны арттыру кебекләре дә булгалый.

Укучыларыбызга тагын бер кат искәртәбез: таныш булмаган кешеләргә үз банк картагызның реквизитларын беркайчан да хәбәр итмәгез, таныш булмаган номерлар буенча шалтыратмагыз һәм чит номерлардан шалтыратуларга һәм смс - хәбәрләргә җавап бирмәгез.

2022 елда мошенниклар төрле хәйләләр белән безнең район халкының 2 млн. сумга якын акчасын урлый алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев