Мошенниклар яңачишмәлеләрнең акчаларын урлауны дәвам итә
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 17 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
Атна дәвамында, ягъни 17, 19 һәм 20 октябрь көннәрендә телефон мошенниклары Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең 135 мең сум акчаларын урлаганнар.
17 октябрьдә мошенниклар гр. Х-ның ПАО «Ак Барс» банк счетыннан 47500 сум акчасын урлаганнар.
19 октябрьдә мошенниклар гр. А.-ның ПАО «Сбербанк» банк счетыннан 49000 сум акчасын урлаганнар.
20 октябрьдә билгесез зат «iPhone» телефонын сату сылтавы белән гр.Б.-ның банк картасыннан 39000 сум акчасын урлаган.
Без укучыларыбызны инде берничә тапкыр кисәттек - уяу һәм игътибарлы булыгыз, таныш булмаган кешеләргә банк карталары һәм счет номерларын бирмәгез. Мошенниклар үзләрен банк, куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип атый алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев