Мошенниклар яңачишмәлеләрнең акчаларын урлауны дәвам итәләр
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 23 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
2024 елның 16 февралендә иртәнге унынчы яртылар тирәсендә гр. К. «АгроРаздолье» ҖЧҖ гаражыннан 18 метр озынлыктагы кабельне урлаган, Урланган әйберне КамАЗ а/м-га куйган, ләкин территориядән чыгарырга өлгермәгән, чөнки аны «АгроРаздолье» ҖЧҖнең иминлек хезмәте хезмәткәрләре туктаткан.
Компьютер мәгълүматларына законсыз керү
2024 елның 11 мартында билгесез шәхес РФ Дәүләт хезмәтләре порталын кулланып, гр. Г.-ның хисап язмасына кергән һәм аның шәхси кабинетындагы мәгълүматларны блоклап куйган.
Мошенниклык
2024 елның 12 гыйнварында билгесез берәү Интернет челтәре ярдәмендә гр. Л.- ның шәхси мәгълүматларыннан кулланып, аның исеменә кредит рәсмиләштергән һәм 10 мең сум акчасын урлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев