Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мошенниклар яңачишмәленең 165 мең сум акчасын урлаган

Узган атнада ЭЭМнең кизү тору часте тарафыннан 15 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Акча урлау

2023 елның 9 декабрендә билгесез шәхес, үз файдасына гр. Н.-ның хисап язмасына кергән һәм аның шәхси кабинетындагы шәхси мәгълүматларын блоклаган.

Аннары, 17 декабрьдә, билгесез кеше, аңлы рәвештә эш итеп, гр. Н.-ның банк картасыннан 165 мең сум акчасын урлаган.

Сәламәтлеккә зыян китерү

2024 елның 6 гыйнварында 15 сәгать 15 минутлар тирәсендә исерек гр. Б., район үзәге кафеларының берсендә булганда, килеп чыккан низаг барышында гр. В.-га аягы белән корсагына типкән, башына урындык белән суккан.

Руль артында исерек

ЮХКен бозган өчен 41 шофер адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Болар Яңа Чишмәдә яшәүче гр. А. һәм гр. Щ. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев