Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләр үз эшчәнлекләрендә намуслылык һәм гаделлек үрнәге булырга тиеш

«Муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә депутатлар, халык тарафыннан сайланучылар буларак, намуслылык һәм гаделлек үрнәге булырга, үз эшчәнлекләрен ачык һәм үтә-күренмәле итеп оештырырга тиешләр. Әгәр дә без үзебез беренче чиратта законны үтәмәсәк, башкалардан да закон үтәүне таләп итә алмыйбыз», - дип билгеләп үтте коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева 23 майда Вячеслав Козлов җитәкчелегендә узган район Советы утырышында.

Депутатлар, иҗтимагый оешмалар алдында 2023 елда Яңа Чишмә районында коррупция торышы һәм аны киметү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм 2024 елга бурычлар турында чыгыш ясаганда, Ирина Лобачева 2023 елда 2 җинаять эше кузгатылганын хәбәр итте (бу - ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирү һәм ришвәт бирүдә ярдәм итү), коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 32 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Керемнәре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) мәгълүмат бирү сәбәпле, 5 муниципаль хезмәткәргә карата хезмәт тикшерүләре үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча муниципаль хезмәткәрләр шелтә белдерү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылган, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча чаралар күрелмәгән өчен авыл җирлекләре башлыкларына (алар өчәү) кисәтүләр ясалган.

Нормалар төзү эшчәнлеге өлешендә 2023 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә 8 муниципаль норматив-хокукый акт булдырылган һәм кабул ителгән.

Муниципаль хезмәткәрләр белән 11 тематик киңәшмә үткәрелгән. Муниципаль хезмәткә яңа кабул ителгән хезмәткәрләргә консультацияләр, әңгәмәләр үткәреп, хокукый белем бирү эше оештырылган. 2023 елда муниципаль хезмәткә беренче тапкыр кергән хезмәткәрләр белән барлыгы 3 консультация үткәрелгән.

Ирина Лобачева коррупциягә каршы укытуга һәм пропагандага аерым игътибар бирү кирәклеген билгеләп үтте.

Шул исәптән, узган елда районның мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы юнәлештәге 201 чара үткәрелгән.

Яңа Чишмә укучылары «Коррупциягә каршы бергәләп!» дигән темадагы үз эшләрен коррупциягә каршы социаль реклама буенча Халыкара яшьләр конкурсына җибәргәннәр. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек кысаларында районда видеороликлар һәм рәсемнәр конкурсы узган. Биредә «Әкият белән бергә коррупциягә каршы!» дигән I коррупциягә каршы театраль күренешләр фестивале узган. Фестивальдә Яңа Чишмә районының 12 мәктәбе катнашкан. Авыл хуҗалыгы, сәүдә бизнесы, нефть, юл тармагы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкәдә эшләүче яшь хезмәткәрләр  район башлыгы Вячеслав Козлов белән түгәрәк өстәл артында коррупция һәм аның белән ничек көрәшү кирәклеге турында фикер алышканнар.

«Һәртөрле коррупцион гамәлләрнең кабул ителмәве, мондый хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау, гражданнар һәм чиновникларның коррупцион эшчәнлек алып бару теләген юк иткән профилактика һәм каршы тору системасын булдыруга омтылу. Без нәкъ менә  моның өстендә эшләргә тиешбез»,- дип мөрәҗәгать итте депутатларга Ирина Лобачева, үз чыгышын тәмамлап. 


Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева,  тел.: 89172870300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев