Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Музейда күркәм чара

«Килен — кайнана туфрагыннан яратыла», диләр. Чыннан да, берничә буын вәкиленең бергә-бергә тату гомер кичерүе соклануга, ничә еллар буе бер түбә астында тату гомер кичерүче килен-каенаналар зур ихтирамга лаек.

Менә шушы сүзләр астында "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее«нда авылыбызның уңган-булган, тырыш, иң матур килен-каенаналары катнашында «Өйнең яме безнең кулларда» дип исемләнгән кичә оештырылган. Әлеге чара хакында Шахмай музее хезмәткәрләре хәбәр итә.

«Әлеге чарага каенана-килен, килен-каенана хакын саклап, хөрмәт итеп, үзара тату, гөрләп яшәүче гаиләләр чакырылды. Менә алар: байтак еллар бергә яшәүче каенана-киленнәр, бер-берсен 37 ел аңлаучы Рәшидә-Миләүшә Мифтахетдиновалар, Илһамия-Гүзәлия Илаловалар. 36 ел бергә матур гына гомер итүчеләр: Салисә-Резедә Сәлаховалар, Мәмләкәт- Раимә Хәйруллиналар; 29 ел бергә гомер итүче Әкълимә-Гөлназ Кашаповалар; 17 һәм 15 ел бергә матур гына тырыш хезмәт куеп гомер итүче Фәния — Ләйсән Гарифуллиналар, Рәсимә — Раилә Гарифуллиналар; 6 ел бергә торучы Гөлнур-Гүзәл Нуруллиналар; 5 ел бергә торучы Лидия-Динә Миннебаевалар; Гүзәлия-Лера Илаловалар (2 ел).

Килгән кунакларыбыз үзләренең килен булып төшкән чакларын искә төшерделәр, каенаналары турында бик җылы итеп сөйләделәр, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр.

Бу кичәдә киленнәр һәм каенаналар арасында матур, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды, аларның осталыклары тикшерелде. Бәйрәмебез үзләре дә алып килгән күчтәнәчләр, кайнар чәй эчеп дәвам итте. 

Авылыбызның бу күркәм гаиләләре өй җылысын саклап, йортка нур өстәп, балаларының һәм оныкларының ихтирамына, хөрмәтенә төренеп, бәрәкәтле тормышта, озын-озак гомер итсеннәр иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев