Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Савымчы Наталия Еферова сөт саву буенча лидерлар рәтендә

Ел башыннан бирле авыл хуҗалыгы оешмаларында «Козлова М.И.» КФХның машина белән сыер саву операторлары сөт саву буенча лидерлыкны ышанычлы тота.

Лидерлар өчлегенең һәркайсы - Акмал Хамзәев, Наталия Еферова һәм Ольга Андриянова - өч айда 100 тоннадан артык сөт савып, башка авыл хуҗалыгы оешмаларындагы көндәшләрен 15 тоннага узып киткәннәр. Алар моңа ничек ирешкәннәр соң? Бу хакта без бүген икенче урынны яулаган Наталия Еферовадан кызыксындык.

Өстәвенә, Наталия крестьян-фермер хуҗалыгында 2020 елның 31 декабреннән генә эшли икән. Сыер савучы стажы да юк, ә КФХга кадәр май заводында эшләгән. Сер нидә соң?

- Хезмәт миңа балачактан таныш. Мәктәптә укыганда әнигә фермада гел булыштым, - дип аңлатты ул. - Хәтта үзем дә сыер саву аппараты белән идарә итәргә өйрәндем. Хәер, өйдә сыерны кулдан савам.

Наталия Волчья Бистәсендәге КФХ фермасында эшли. Ул үзе Чирмешән районының Әккәрәй авылыннан, көн саен үз автомобилендә эшкә йөри. Наталиянең машина йөртү стажы җиде ел. КФХга сыер савучылар кирәклеген ул район газетасындагы белдерүдән белгән.

- Башта мине алмаштыручы итеп алдылар, ә бер айдан соң даими нигезгә күчерделәр. Фермада машина белән сыер савучы өч оператор бар. Һәркем 70 сыерга исәпләнгән төркем алып бара.

- Сезнең вазыйфага ниләр керә?

- Эшкә киләбез, сыерлар астына салам таратабыз, аннары рәт араларындагы коридорны себерәбез. Минем төркемдә берне бозаулаган таналар гына, алар күптән түгел бозаулады, хәзер аларны саварга өйрәтәм. Дүрт машина белән сыер саву аппараты бар, өч сәгать эчендә барлык сыерларны да саварга өлгерәм.

- Югары савым алуга ирешү нәрсәгә бәйле?

- Беренче чиратта, яхшы терлек азыгына. Без баланслы ашату өчен тиешле бар нәрсәне дә бирәбез: фураж да, түп тә (жмых) - фән буенча. Моны фермада җитди күзәтәләр. Иркенләп тә, сәгатьләп тә ашатабыз. Яхшы итеп карау да бик мөһим. Сыерлар да гел яңартылып тора. Төркемдә карт сыерлар юк.

 

- Сыер савучыларның эшендә тагын ниләр мөһим? Бу эш сезне нәрсәсе белән җәлеп итә?

- Маллар белән эшли белү мөһим. Ягымлы булмасаң, бирем дә булмый. Мал-туарны яратам, үземә дә сыер саву процессы бик ошый. Хезмәт хакын лаеклы, вакытында, айга ике тапкыр түлиләр. Мөнәсәбәт яхшы.

Өйдә дә зур хуҗалык бар: сыер, үгезләр, йорт куяннары, дуңгызлар, сарыклар, йорт кош-кортлары, шулай булгач, авыл хезмәте минем өчен гадәтләнгән эш. Мал-туарны ирем белән бергә карыйбыз, чөнки безнең дүрт балабыз да кечкенәләр әле: өлкәненә 11, иң кечкенә кызыма 3 яшь. Инде улыбызны да әкренләп хуҗалыктагы эшләргә өйрәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев