Ничек яшисез, өлкәннәр?
1 декабрьдә район кураторы - ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Нугуманов Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта булган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм Илдар Нугуманов биредә яшәүчеләрне тәбрикләгәннәр, аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тыныч күк йөзе теләгәннәр.
Алар район мәдәният йорты артистларының бәйрәм концертын караганнар, әби-бабайлар белән чәй табыны артында сөйләшкәннәр.
Бүгенгесе көндә Интернат-йортта 54 кеше яши. Биредә социаль хезмәт алучыларның уңайлы яшәве өчен бик яхшы шартлар тудырылган: бүлмәләрдә матур ремонт ясалган, һәрберсендә салкын һәм кайнар су белән санузел бар.
Учреждение җитәкчесе Залина Лизунова үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү мөмкинлеген өлешчә яки тулысынча югалткан гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүче оешма эшчәнлеге турында сөйләгән.
«Учреждениедә инде күптәннән «Демография» - «Өлкән буын» милли проекты буенча озак вакытлы карау системасы кертелде. Интернат-йортка караучы персоналның хезмәтен җиңеләйтү өчен тернәкләндерү җиһазлары сатып алынды, биредә яшәүчеләр белән конгитив функцияләрне кире кайтару буенча дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру эше дә яхшы алып барыла. Барлык әһәмиятле бәйрәмнәр үз көчебез белән һәм волонтерларны җәлеп итеп үткәрәлә.
Интернат-йорт төрле республика грант конкурсларында катнаша, чөнки бу - уңайлы яшәү шартларын булдыруда һәм биредәгеләрнең сәламәтлекләрен ныгытуда ярдәм чарасы булып тора.
Учреждение ПАО «Лукойл» тарафыннан үткәрелә торган социаль конкурста 6 тапкыр җиңү яулады. Грант акчаларына ял итү бүлмәсе, спорт залы җиһазландырылды, урам тренажерлары һәм начар исләрне сеңдерә торган һава чистарткычлары сатып алынды, уңайлы ишегалды булдырылды, теплица төзелде.
Биредә яшәүчеләр бакчачылык белән мавыгалар, арт-терапия, чигү, кулинария, вокал, бию, китап яратучылар түгәрәкләрендә шөгыльләнәләр. «скандинавча йөрү»дән файда күрәләр.
Социаль хезмәтләрне алучыларның барысына да диспансерлаштыру үткәрелә, грипп, коронавирус, пневмококктан вакциналар ясала.
Интернат- йортта эшләүчеләрнең төп максаты - үз карамагындагыларны хроник авырулар аркасында килеп чыккан чикләүләрсез мөмкин кадәр озаграк яшәтү өчен барысын да эшләү», - дип билгеләп үтте Интернат- йорт җитәкчесе.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев