Нурлатта күчмә утырыш узган
Нурлат муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессының Кама аръягы районнары бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында күчмә утырыш булып узган.
Бу хакта Чаллы Башы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә.
- Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов алып барды.
Нурлат шәһәре китапханәсе,"Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге, "Кари рухы яши күңелләрдә" театраль-музыкаль кичә, күргәзмәләр белән танышу оештырылган иде. Түгәрәк өстәл артында һәр районда эшләп килүче Татар конгресы эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладык, идеяләр белән уртаклаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев