Өч шофер иминлек каешын эләктермәгән
Яңа Чишмә ЮХИДИ идарәсе инспекторлары «Тоннель» операциясен үткәргәннәр.
16 гыйнварда Яңа Чишмә ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре юлның иң күп машиналар йөри торган участогында үткәрелгән «Тоннель» операциясенә нәтиҗә ясаганнар.
«Нәтиҗәләр сөендерми, — дип хәбәр итә юл хәрәкәте инспекторы Алексей Кадымов, — чөнки Һава торышы начар булуга карамастан, күп кенә автомобильчеләр куркынычсызлык каешы кебек чараны санга сукмыйлар. Операция барышында шундый 3 хокук бозу очрагы ачыкланды һәм 12.6 статьясы буенча 3 беркетмә төзелде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев