Өченче яшь университеты кабат үз ишекләрен ача
11 октябрьдә Яңа Чишмә Халыклар дуслыгы йортында өченче яшь университетында яңа уку елын ачу тантанасы үткәрелгән.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Анна Бутина сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган, ул тыңлаучыларга ныклы сәламәтлек һәм яңа уку елында уңышлар теләгән.
Пенсионерлар берлегенең Яңа Чишмә бүлекчәсе рәисе Анастасия Козлова һәм ТРның Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) начальнигы Лилия Хираҗева Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе эшчәнлеге һәм Өченче яшь университетының эше турында сөйләгәннәр.
«Яңа Чишмә районында Университет 2010 елда булдырылган һәм шуннан бирле эшләп килә. Шул дәвердә монда Компьютер грамоталылыгы нигезләре, Финанс грамоталылыгы нигезләре, Туган як тарихы, Хокукый белемнәр мәктәбе һ. б. программалар буенча 537 кеше белем алган. Узган ел гадәти факультетлар белән беррәттән, биредә шөгыльләнүчеләр яңа юнәлешләрне - «Бакчаны төзекләндерү» һәм «Бию терапиясе»н уңышлы үзләштерделәр, - дигән РПФ җитәкчесе Лилия Хираҗева.
Быел укыту 3 факультетта алып барылачак, болар: Компьютер грамоталылыгы нигезләре (Черемухово урта мәктәбе), Мәдәният һәм агарту эшләре (Үзәк китапханә) һәм Финанс грамоталылыгы (Андреевка мәдәният йорты).
Пенсионерлар берлеге рәисе Анастасия Козлова авылдашларын сәламәтлекне, рухи халәтне ныгыту максатыннан районда өлкән буын кешеләре өчен оештырыла торган чараларда активрак катнашырга чакырган. Авылдашларын яңа уку елы башлану белән котларга Красный Октябрь поселогыннан «Задорушка» вокаль ансамбле килгән.
Чара азагында ҮКС директоры Светлана Мартышова Анастасия Козловага уртак эш алып баруы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырган һәм шулай ук фотоконкурс җиңүчеләрен: Надежда Панфилова, Татьяна Иванова, Любовь Михееваларны да билгеләп үткән.
Яңа Чишмә районының Пенсионерлар берлеге район җитәкчелегенә, аерым алганда, ҮКС директоры Светлана Мартышовага һәм аның коллективына озак еллар өлкән буын белән эшләүләре һәм чаралар оештырулары өчен зур рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев