Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Олимпушка«да иске Яңа ел

Үзенчәлекле балалар өчен спорт бәйрәме

«Олимпушка» РОСМОЛОДЕЖЬ грант проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында сәламәтләндерү дәресләре тулы куәттә уза. 

Кристина Мингалеева җитәкчелегендәге команда әгъзалары сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен даими рәвештә «Олимпушка» урам мәйданчыгында махсус спорт җиһазларын кулланып, кызыклы занятияләр оештыра.

Ә бүген бу мәйданчыкта гадәти булмаган, ә чын спорт бәйрәме узган. Проект командасы әгъзалары — психолог Рузанна Храмова, тренер Станислав Савельев, белгеч Гөлнара Нургатина һәм команда остазы Марина Гимадеевалар Кыш бабай, Кар кызы һәм Кыш ролендә чыгыш ясап, балалар белән күңелле команда уеннары үткәргәннәр. Балалар махсус җиһазларда (кул велосипеды, кул һәм аяк өчен спорт җиһазлары) төрле күнекмәләрне бик теләп башкарганнар. 

Әлеге махсус мәйданчыкта үткән мавыктыргыч спорт чарасы тагын бер кат социаль интеграциянең аерым кыйммәткә ия булуын күрсәткән. Ярышлар балаларда бик күп уңай эмоцияләр, үзара ярдәм итү һәм бер-береңне кайгырту хисләрен тудырган. Алар Кыш бабайның югалган әйберен бергәләп эзләгәннәр һәм чара ахырында төп Яңа ел персонажлары кулыннан тәм-томнар һәм зур булмаган бүләкләр алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев