«Өлкән буын» проекты гамәлгә ашырыла
Яңа Чишмә районында 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне диспансерлаштыруны үтәр өчен РҮХгә махсус автомобиль белән алып баралар.
Агымдагы елда «Демография» милли проекты кысаларындагы «Өлкән буын» проекты ярдәмендә бушлай диспансерлаштыруны Яңа Чишмәдә яшәүче 1100гә якын кеше узган.
Махсус автомобиль барлык торак пунктлардан өлкән яшьтәге кешеләрне РҮХгә график буенча алып килә. Диспансерлаштыруны узу авыруларны ачыкларга һәм вакытында дәвалау билгеләргә ярдәм итә.
Ел ахырына кадәр медицина тикшерүен барлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк 1230 кеше узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев