Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Өлкән сыйныф укучылары өчен пенсия грамоталылыгы дәресләре узган

Укучы яшьләрнең пенсия турында белемнәрен арттыру буенча ел саен үткәрелә торган кампания кысаларында РПФның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева Яңа Чишмә районы укучылары белән дәресләр үткәргән һәм аларга «Киләчәк пенсия турында» дигән белешмәлекләр тараткан.

Очрашу барышында ул өлкән сыйныф укучыларына пенсия хокуклары һәм аларның ничек формалашуы турында сөйләгән, яшьтән үк үз киләчәкләре турында кайгырту кирәклеген һәм шулай ук рәсми («ак») хезмәт хакы алу мөһимлеген аңлаткан.

Моннан тыш ул иминиятләшмәгән стажны формалаштыру максатыннан, өлкән яшьтәге (80 яшьлек) кешеләрне 14 яшьтән карау мөмкинлеге барлыгы турында сөйләгән (моның өчен елына 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнәчәк). Карауны билгеләү турында гаризаны РПФ сайтында яки РФ дәүләт хезмәтләре Порталы аша биреп була.

Лилия Хираҗева шулай ук мәктәп коллективлары белән очрашулар уздырган, анда катнашучыларга пенсия законнарындагы төп үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткергән, РПФ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең күпчелеген электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искәрткән. Шулай ук ул эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү, пенсия тупланмаларын түләү һәм алар белән идарә итүгә кагылышлы сорауларга җаваплар биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев