Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Чишмә интернат-йортында кунаклар чыгыш ясаган

Интернат-йортта Әлмәт районы артистлары булып киткән.

Өлкәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында Ямаш авылы мәдәният йортыннан килгән кунаклар интернат-йортта яшәүчеләрне концерт белән сөендергән. Моннан тыш, Ямаш авылы халкы әби-бабайлар өчен бик күп бүләкләр җыйган. Әлеге акцияне Ольга Шумкова оештырган.

Әлмәт районының Новотроицкое авылы мәктәбе һәм мәдәният йорты волонтерлары да җырлаганнар һәм биегәннәр. Бу хакта редакциягә интернат-йортның социаль эш буенча белгече Гүзәлия Мостафина хәбәр итте.

«Без бөтен коллектив исеменнән волонтерларга, кунакларга өлкәннәргә игътибарлы булулары, бәйрәм уңаеннан акция оештырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев