Онытылырга тиеш түгел!
22 июнь илебез тарихына Хәтер һәм кайгы көне буларак кереп калды.
Нәкъ 82 ел элек таң алдыннан тынлыкны кинәттән снарядлар шартлавы өзде. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башланды. Ул вакытта әле беркем дә аның кешелек тарихына иң канкойгыч сугыш буларак кереп каласын белми иде. Беркем дә совет халкына аяусыз сынаулар аша үтеп, җиңәргә кирәк булуын аңламады. Кызыл Армия солдатлары алдында дөньяны фашизмнан коткару, басып алучыларны илне җимерергә рөхсәт итмәү бурычы куелган иде.
Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге, Европаны немец фашизмыннан азат итү өчен миллионлаган ватандашларыбыз үз гомерләрен бирде. Безнең илдә мәңгелек югалту кагылмаган гаилә юктыр, мөгаен.Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте, кайгы һәм газаплар белән тулы сугыш 27 миллионнан артык совет кешесенең гомерен өзде.
Бу хакта онытырга безнең хакыбыз юк!
Хәтер һәм кайгы көнендә һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында күп кенә яңачишмәлеләр Ватан өчен һәлак булган якташларын искә алдылар.
Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, бу кайгылы көнне без сугыш кырларында һәлак булганнарны һәм тылда Җиңү өчен хезмәт куючыларны искә алабыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында районыбызның 10 меңнән артык кешесе сугышкан, аларның 7 меңе һәлак булган. Һәм безгә батыр геройлар турындагы истәлекне киләсе буыннарга мирас итеп тапшырырга кирәк.
Бүгенгесе көннәрдә тарихны тупас үзгәртү, нацистларны һәм аларның ярдәмчеләрен герой итеп күрсәтү омтылышларын күзәтергә мөмкин.
— Кызганычка каршы, дистәләгән еллар узгач, фашизм кабат башын күтәрде. Бүген безнең якташларыбыз, меңләгән башка яшь егетләр кебек үк, Украинада неонацист төркемнәренә каршы көрәшә. Бөтен Россия, шул исәптән безнең район халкы да, сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү өчен берләште. Моның өчен аларның барысына да бик зур рәхмәт! Җиңү безнеке булыр, дип ышанам!
Митингта шулай ук район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков чыгыш ясады, ул Яңа Чишмә халкын һәлак булган якташларыбыз турында истәлекне мәңге сакларга өндәде.
Митинг бер минутлык тынлык һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы-якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
21 июньдә монда «Хәтер шәме» акциясе узды.
Без геройларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Ватаныбызның намусы һәм бәйсезлеге өчен безнең геройларга мәңгелек дан һәм хөрмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев