Өргәнчә авылында бәйрәм
12 июльдә Өргәнчә авылында «Күңелгә якын авыл» дип аталган бәйрәм — Авыл көне узган.
Бәйрәмгә авылның барлык халкы җыелган, байтак кына кунаклар килгән. Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов бәйрәм белән котлаганнар.
Традиция буенча бу көнне өлкәннәрне, гаилә тормышы юбилярларын һәм авылның иң кечкенә кешеләрен хөрмәтләгәннәр. Концерт программасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаган. Концерт күңел ачу уеннары һәм төрле конкурслар белән үрелеп барган, дискотека да булган. Бәйрәмне оештыручылар кунакларны тәмле шашлык һәм пылау белән сыйлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев