Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Отчет бирүнең яңа формасы кертелә

Эш бирүчеләргә 2018 елның 1 мартына чаклы СЗВ- СТАЖ формасы буенча отчет тапшыруның яңа формасын бирергә кирәк.

"Мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персонифицированный) учет турында"гы ФЗ га (01.04.1996 ел, 11 маддә, 2 пункт) туры китереп, 2018 ел башыннан иминиятләштерүчеләр өчен РПФ га отчет бирүнең яңа формасы кертелә. Шулай итеп, иминиятләштерүче ел саен отчет елыннан алда килүче елның 1 мартыннан да соңга калмый иминиятләштерүче белән хезмәт бәйләнешендә (шул исәптә кемнәр белән хезмәт килешүләре яки гражданлык - хокукый характердагы килешүләр төзелгән) булган барлык иминиятләштерелгән кешеләргә РПФ органына отчет пакеты тапшыра. Отчет пакеты түбәндәгеләрдән тора:
- " Иминиятләштерелгән кешеләрнең иминият стажы турындагы мәгълүматлар" СЗВ-СТАЖ формасы;
- "Индивидуаль (персонифицированный) учет (опись) алып бару өчен иминиятләштерүче буенча РПФ га тапшырыла торган мәгълүматлар" ОДВ - 1 формасы.
Иминиятләштерүче тарафыннан билгеләнгән срокта бирмәгән яисә тулы булмаган һәм ышанычсыз мәгълүматлар биргән очракта, андый иминиятләштерүчегә иминиятләштерелгән һәр кешегә карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланылачак.
Иминиятләштерүче тарафыннан электрон документлар формасында мәгълүматлар тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла .
Яңа Чишмә районында 2017 ел өчен СЗВ-СТАЖ формасы буенча отчетны иминиятләштерелгән 5412 кешегә 237 иминиятләштерүче тапшырырга тиеш. СЗВ-СТАЖ - бу календарь ел өчен отчет. 2017 ел - яңа форма тапшыруның беренче елы. Узган 2017 ел өчен иминиятләштерүчеләр 2018 елның 1 мартына чаклы отчет бирергә тиешләр. Отчет тутырганда кыенлыклар туган очракта 8(84342)5-44-30 телефоны буенча консультация алу өчен РПФ белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итә РПФ ның Яңа Чишмә район бүлеге начальнигы Ольга Попкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев