Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Пенсия грамоталылыгы буенча дәресләр

4 декабрьдә ел саен үткәрелә торган «Пенсия грамоталылыгы көне» кампаниясе старт алган.

Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Нина Пузикова һәм клиентлар хезмәте белгечләре районның берничә мәктәбендә (Яңа Чишмә гимназиясендә, Яңа Чишмә урта мәктәбендә, Петропавел мәктәбендә) дәресләр үткәргәннәр.

Хезмәткәрләр югары сыйныф укучыларына пенсияләрнең төрләре, пенсия баллары турында сөйләгәннәр һәм аларның киләчәк пенсия күләменә ничек тәэсир итүен аңлатканнар. Шулай ук алар шәхси счет торышын ни өчен контрольдә тоту кирәклеге һәм моны ничек эшләп булуы турында да әйткәннәр. РСФның электрон хезмәтләре, гражданнарның https://sfr. gov. ru/ сайтындагы шәхси кабинетлары турында да сүз алып барылган — ул пенсия яшенә кадәрге гражданнарга реаль вакыт режимында инде формалашкан пенсия хокуклары һәм башка күп нәрсәләр турында белергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Фонд белгечләре мәктәп укучыларына Россия пенсия системасының ничек оештырылуы һәм анда пенсия формалаштыруны ничек итеп дөрес башлау кирәклеге турында да аңлатканнар. Балаларга пенсиягә чыгу турында ролик күрсәткәннәр, укучылар аны зур кызыксыну белән караганнар. 

Соңыннан чарада катнашучыларның барысына да «Киләчәк пенсия турында» дип аталган белешмәлекләр тапшырылган, анда мәктәп укучыларына пенсия системасы турында һәм киләчәктә лаеклы пенсия алу өчен ниләр эшләргә кирәклеге сөйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев