Пенсионерлар өчен уку елы 17 октябрьдән башланган
Үзәк китапханәдә «Өченче яшь университеты»нда яңа уку елын ачу тантанасы булган.
17 октябрьдә Яңа Чишмә Үзәк китапханәсендә пенсионерлар өчен яңа уку елы башланган. Аларга сәламләү сүзләре белән Яңа Чишмә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Нина Пузикова һәм СПРның Яңа Чишмә җирле бүлеге рәисе Анастасия Козлова мөрәҗәгать иткәннәр, СПРның җирле бүлегенең һәм «Өченче яшь университеты»ның эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Китапханәче «Туган як тарихы» темасына багышланган дәресләр программасы турында мәгълүмат җиткергән. Чарада катнашучыларның кәефләре күтәренке булган. Алар яңа уку елына әзер һәм дәресләрне калдырмаска вәгъдә иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев