Пенсияләрне яңадан исәпләү Яңа Чишмә районының 600дән артык пенсионерына кагыла
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арткан. Өстәмәнең күләме аларның хезмәт хакы күләменә бәйле.
Пенсияләрне яңадан исәпләү Яңа Чишмә районында эшләүләрен дәвам итүче 600дән артык пенсионерга кагылган, ә Татарстан буенча пенсиягә өстәмәне 260 мең эшләүче пенсионер алачак.
Традицион индексациядән аермалы буларак, августтагы яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмәләр дә күбрәк. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь өстәмә өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән. Бер коэффициент - 118 сум.
Димәк, максималь өстәмә 354 сум тәшкил итә.
Пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга кирәкми - аны автомат рәвештә исәплиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев