Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Петропавел авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәт активлыгы кими

23 гыйнварда Петропавел авыл җирлегендә халык җыены булып узган.

АҖ Советы һәм башкарма комитет утырышы авыл халкының гозерләренә һәм шикаятьләренә җирлек башлыгы Дмитрий Никитинның җавабыннан башланды. Ә алар аз да, күп тә түгел 8.

Авыл җирлеге башлыгы 2020 елда кергән шикаятьләрне искә төшерде, болар: торак өчен түләүгә субсидияләр алмау, интернетның начар эшләве, Бөек Ватан сугышы ветеранына һәйкәл куюдан баш тарту, «ашыгыч ярдәм» машинасының эше; ә үтенечләр буенча: Андреевка АМЙга компьютер, Петропавел АМЙга музыкаль аппарат һәм микрофон сатып алу, АМЙга капиталь ремонт ясау, Андреевка ФАПын ремонтлау. Җирлек башлыгы Һәр мәсьәлә буенча нигезле җаваплар бирде. Ул башкарылган эшләр, алда торган планнар, РФ Указлары һәм карарлары нигезендә нәрсәләр башкару мөмкин түгеллеге турында сөйләде. Шулай ук ул ФАП фельдшерының  бер тапкыр авыруны РҮХгә үз машинасында илтү очрагы «Ашыгыч ярдәм»нең башка чакыруда булуы белән бәйле икәнлеген әйтеп үтте.

АҖ хакимиятенең төп бурычлары (бюджет үтәлеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең, сәүдә нокталарының өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм территорияләрне төзекләндерү) үтәлгән.

БЕЛЕШМӘ

АҖдәге ике торак пунктта 639 кеше яши. 2020 елда 3 бала туган, 12 кеше үлгән. 3 никах (2 пар авылда калган), 1 аерылышу теркәлгән. Эшкә яраклы халык - 418, шуларның 113е - районнан читтә эшли, эшсезләр саны – 30 (5 кеше биржада исәптә тора).

289 йортта 246 баш МЭТ (2019 елга караганда 23кә кимрәк), шул исәптән 80 баш сыер (-10), шулай ук 309 баш дуңгыз (-65), 125 баш сарык һәм кәҗә (-36), 7 (-2) ат асрала.

- 83 хуҗалыкта терлек бөтенләй юк. КФХ пай өчен бөртек һәм печән белән түләү йөкләмәләрен тулысынча үтәсә дә, күпләргә моның кирәге юк, алар акчалата ала. Терлекләрнең баш саны өчен субсидияләү һәм терлекләр сатып алудагы чыгымнарны каплауга карамастан, күрсәткечләр кимүгә таба бара. Нәтиҗәдә, сөт җитештерү 2019 елга караганда кимрәк  - 2942 ц (-172 ц). 2021 елгы планда авыл җирлегенең бурычы булып - терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру тора, без бу мәсьәлә өстендә ныклап эшләячәкбез - диде Дмитрий Никитин.

АҖ башлыгы күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә химая ярдәме күрсәткән эшмәкәрләргә - А.А. Савельевка, Н.А. Скоковка, С. А. Заворохинга, А. Х. Гыйльметдиновага рәхмәт белдерде.

Совет һәм башкарма комитет утырышы эшендә Яңа Чишмә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты. Ул авыл җирлеге эшенә уңай бәя бирде, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, намуслы хезмәте һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен мәктәп китапханәчесе Нина Паньшинага Яңа Чишмә район Советы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Намуслы хезмәтләре, даими ярдәм итүләре һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Петропавел АҖ Советы исеменнән Татьяна Бушенева, Нина Полякова һәм Вера Соловьевалар  бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев