Петропавел Бистәсендә СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
6 сентябрьдә Петропавел Бистәсендә махсус операция барышында һәлак булган Владимир Барановны соңгы юлга озаттылар.
Аны соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, учреждение хезмәткәрләре килгән иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов мәрхүм Владимирның хатынының, улының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Владимир Николаевич үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган җирле мәктәптә мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Габделхак Мотыйгуллин да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Владимир Барановны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызны якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев