Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Петропавел Бистәсендә СВОда катнашучы хәрби белән очрашканнар

Петропавел АМЙ белгечләре авыл китапханәсе мөдире, Петропавел мәктәбе педагоглары һәм укучылары белән берлектә әлеге мәктәпне тәмамлаган, хәзергесе вакытта СВОда катнашучы Михаил Никитин белән очрашу үткәргәннәр.

Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясенә Петропавел мәдәният йорты директоры Светлана Соловьева хәбәр итте.

Күптән түгел сугышчы туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан һәм мәктәп укучылары белән аралашыр өчен туган мәктәбенә килгән. Мәктәп укучылары хәрбинең сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлаганнар һәм төрле сораулар биргәннәр. 

Балалар Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сорашканнар, мәктәп укучылары язып җибәргән хатлар сугышчыларга ярдәм итәме-юкмы икәнен белешкәннәр.

Чарада катнашучылар алгы сызыктагы көндәлек тормыш, Россия хәрбиләренең батырлыклары, хәрби махсус операциядә катнашу турында ишеткәннәр. Очрашу барышында армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелгән.

Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә генә яшәүләрен, батырлык һәм туган илгә карата мәхәббәт - патриотларга һәм чын Россия гражданнарына гына хас булган сыйфатлар булуын күргәннәр.

Әңгәмә ахырында барысы да Михаилга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм Җиңү белән тизрәк өенә кайтуын теләгәннәр. 

Гасырлар дәвамында Россия сугышчылары искиткеч батырлыклары һәм Ватанга карата фидакарьлекләре белән дан тотканнар.

Без бүгенгесе көндә илебез чикләрендә торган геройларның тыныч күк йөзен саклап калу өчен барысын да эшләячәкләренә ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев