Полиция Кыш бабае теләсә кайсы ишеккә шакый ала
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр Яңа Чишмә районында «Полиция Кыш бабае» дигән пиар-акция уза.
Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне, караучысызлыкны, көнкүреш җинаятьчелеген профилактикалау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, социаль куркыныч хәлдәге, уңышсыз һәм аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлеге 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр «Полиция Кыш бабае» дигән шартлы исем астында пиар-акция уздыра.
Полиция Кыш бабаеның кемнәр янына баруы турындагы исемлек авыл җирлеге башкарма комитетлары, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәгариф органнары ярдәмендә төзелгән.
Исемлеккә дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр кергән.
Полиция хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәрендә балигъ булмаган балаларның куркынычсызлыгын тикшерү һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан имин булмаган гаиләләрнең өйләренә керәчәк.
Бәлки Полиция Кыш бабае сезнең ишекне дә шакыр!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев