Портал хезмәтеннән файдаланыгыз
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләр, исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен кертү, күрсәткечләрне исәпкә алып ТКХ өчен түләүгә счет алу турында тулырак мәгълүмат алу өчен "Яңа Чишмә бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ порталы булдырылды. Яңа Чишмә районы Исәп-хисап үзәге порталына керү һәм теркәлү өчен эзләү системасында "Портал расчетных центров" дип җыярга. Пәйда булган...
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләр, исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен кертү, күрсәткечләрне исәпкә алып ТКХ өчен түләүгә счет алу турында тулырак мәгълүмат алу өчен "Яңа Чишмә бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ порталы булдырылды.
Яңа Чишмә районы Исәп-хисап үзәге порталына керү һәм теркәлү өчен эзләү системасында "Портал расчетных центров" дип җыярга. Пәйда булган тәрәзәдә муниципаль районны сайларга, аннан "личный кабинет"ка (төймәсенә) басарга, аннан кулланучы исемен һәм пароль кертергә (әгәр сезнең ул юк икән, порталда теркәлү процедурасы үтәргә кирәк, моның өчен "яңа кулланучыны" атыйсы). Теркәлү ТКХ өчен счет-фактура чыгару яки Сезнең лицевой счетыгызда прибор күрсәткечләрен үзгәртү өчен кирәк.
Теркәлү процедурасын узгач, үзегезнең логин һәм пароль белән Исәп-хисап үзәгенең порталына кереп, Үзегезнең лицевой счеттагы исәпләүләр, үзгәрешләр һәм түләүләрне карый аласыз.
Интернет челтәре аша ТКХ хезмәтләренә түләү өчен Исәп-хисап үзәге порталындагы "Банк карталары буенча интернет аша ТКХ хезмәтләре өчен түләү" дигәнгә басарга кирәк, шуның буенча Сез Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына күчәсез, анда тиешле информацияне кертеп, коммуналь хезмәтләргә түләргә мөмкин.
Сентябрьдә Россиядә коммуналь хезмәтләрне тәкъдим итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Алар буенча бурычлыларны бурыч күләме аз булганда да җәзага тартачаклар. Ут, газ яки су өчен бурыч күләме өч айлык түләүләрнең куллану нормативларыннан артып китсә, түләмәүче кеше язмача кисәтү алачак. Әгәр дә ай буена бурычы түләнмәсә, фатирны утсыз, сусыз яки газсыз калдырачаклар.
Коммуналь хезмәтләргә электрон формада түләү бик уңайлы, вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә, чиратларда торудан азат итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев