Поселокта яшәүчеләргә асфальт юл, тротуар һәм чиста подъездлар кирәк
Красный Октябрьдә яшәүчеләрнең күпчелеге терлек асрамый

30 гыйнварда Красный Октябрь АҖ Советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Җирлек башлыгы Владимир Захаров узган 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, ә отчет биредә яшәүчеләрнең наказларын үтәүдән башланды.

Ә аларның үтенечләре гади генә түгел. Болар - Сикәнәс елгасы аша күперне ремонтлау, Болын урамы буенча юлдагы чокырларны ремонтлау, Гарь поселогы һәм Новопоселенная Лебедка авылы янында күрсәткечләр, Акъяр-Чирмешән һәм Красный Октябрь поселогы автоюллары киселешендә яктырту мачтасын урнаштыру һәм юлның машиналар йөри торган өлешен киңәйтү, Үзәк урамы буенча тротуар төзү.
«Сикәнәс елгасы аша күпер салу эшләре җәйгә тәмамланачак; поселок эчендәге юлда чокырларны ямау 2023 елда җыелган үзара салым акчаларына башкарылачак; күрсәткечләр урнаштырылачак, ә тротуарга килгәндә, аны урам тар булу сәбәпле, төзеп булмый», - дип җавап бирде җирлек башлыгы.
АҖ башкарма комитетының башка өлкәләрдә алып барган һәм башкарылган эшләр күләме аз түгел: гражданнарның проблемалы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләре оператив рәвештә хәл ителгән; мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм җирлектәге башка учреждениеләрнең өзлексез эшләве тәэмин ителгән; торак пункт территориясе төзекләндерелгән, җирлек икътисады үсеш алган һәм ныгыган.
Безнең белешмә
Красный Октябрь АҖдә 603 кеше яши (725 кеше теркәлгән).
Пенсионерлар - 166
18 яшькә кадәрге балалар - 120
Студентлар - 28
Хезмәткә яраклылар - 420 кеше.
Халыкның мәшгульлеге
Районнан читтә эшләүчеләр - 135 кеше
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр - 112
Бюджет өлкәсендә - 40
Нефть сәнәгатендә - 38
Шәхси эшмәкәрләр - 10
Сәүдә өлкәсендә - 3
Эшсезләр - 20 кеше.
Сәламәтлек турында
Красный Октябрь авыл җирлеге территориясендә өч фельдшер-акушерлык пункты эшли.
6 бала туган (узган елдан 2гә күбрәк), 9 кеше үлгән (узган елдан 8гә кимрәк).
Диспансер исәбендә 181 кеше тора. Иң күп таралган авырулар - артериаль гипертония, ишемик йөрәк авыруы, ашказаны җәрәхәте (язва) һәм онкология.
Сәламәтлеккә күп факторлар тәэсир итә, болар: сәламәт булмаган яшәү рәвеше, нәселдән килүче чирләр һ.б. сәбәпләр. Шуларның берсе - сероводород исе. Бу хакта Красный Октябрь поселогында яшәүчеләр инде беренче ел гына сөйләми һәм бу проблема район җитәкчелеге ярдәме белән 2020 елда ук хәл ителгән кебек иде. Һәм менә бу мәсьәлә яңадан күтәрелде.
Халыкның хезмәт активлыгы кими
Җирлек территориясендә 304 хуҗалык бар
Терлек 138 йортта асрала
МЭТнең баш саны нибары 107, шуларның 38е сыер
Дуңгызлар - 28 баш
Сарыклар һәм кәҗәләр - 108
Атлар - 11.
Халыкта 192 җиңел автомобиль, 15 йөк машинасы һәм 15 трактор бар.
Төзекләндерү
Поселок эчендәге юлларның озынлыгы 33,6 км тәшкил итә, шуның 3,4 км-ы асфальтланган, 2,6 км-на вак таш - комлы катнашма салынган.
Авыл урамнарында 157 яктырткыч урнаштырылган. 2022 елда яктырту өчен 158171 сум түләнгән.
Су белән тәэмин итү системасы ТКХ МУП карамагында. Бер ел эчендә төп трассада ике су агып чыгу очрагы булган, аларны бетергәннәр. Насосны алыштырганнар.
Янгын куркынычсызлыгын өч мотопомпа тәэмин итә.
2023 елга бурычлар билгеләнде
Җирлек Советы һәм башкарма комитеты 2023 елда да торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту һ.б. эшләрне дәвам итәчәк.
Поселокта яшәүчеләр АҖ башлыгына күп сораулар бирделәр, аларның күбесе ике катлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә юлланды: халыкны йортларга керү юллары һәм йорт подъездларындагы пычрак борчый.
Утырышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Красный Октябрь АҖ эшенә канәгатьләнерлек бәя бирде. Ул шулай ук авыл халкы биргән сорауларны да җавапсыз калдырмады. Аннары «Зубов А.В.» КФХ механизаторы Александр Евграфовка һәм мәктәп педагогы Галия Кәбировага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Авылда яшәүче Мәсания Скворцованы да туган көне белән котлады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев