Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Пошилар, кыр кәҗәләре, соры куяннар һәм селәүсеннәр: барысын да санаячаклар!

Яңа Чишмә районында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара.

«Яңа Чишмә районының аучылык җирләрендә кыр тавыгы, көртлек, куян, төлке, кыр кәҗәсе, поши һәм, хәтта селәүсеннәр дә бар. 

15 гыйнвардан кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды, ул 2024 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк, — дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Вячеслав Ведякин.

— Районыбызның аучылык җирләрендә исәпкә алу 15 маршрут буенча алып барыла. 

Республика территориясендә узган чарада Татарстан Республикасының Биологик ресурслар һәм аучылык хуҗалыклары буенча дәүләт комитеты белгечләре, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм актив аучылар да катнаша. 

Быел хайваннарны маршрутлы исәпкә алуның яңа алымнарында кайбер үзгәрешләр булган. Ул өч методика буенча оештырылган: кышкы маршрут буенча исәпкә алу, «прогон» ысулы ярдәмендә һәм ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу. Бу ысул хайваннар саны турында төгәлрәк мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм кирәк булганда Татарстан фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев