Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Прививканы 2 меңгә якын яңачишмәле ясаткан

Яңа Чишмә районында 1980 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан, шул исәптән 945се вакцинаның икенче дозасын алган.

Кайтарылган дозалар тулысынча файдаланылган һәм 18 майда вакцинаның яңа партиясен алып кайтканнар. Медиклар район халкына, бигрәк тә 60 яшьтән узган кешеләргә, прививканы ясарга киңәш итә. РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская мәгълүматлары буенча, прививканы 187 медицина, 214 мәгариф, 159 мәдәният хезмәткәре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр (53) һ. б. ясаткан. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында прививка ясатучылар саны 403 кеше.

 Исегезгә төшерәбез, соңгы өч атнада безнең районда лабораториядә расланган коронавирус очраклары ачыкланмаган. Атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 3 очрагы һәм ОРВИның 21 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев