Призлар уйнатуда җиңүчеләрне бүләкләрен алырга чакырабыз
26 гыйнварда «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатылды
23 гыйнварга кадәр редакция призлар уйнатуда катнашу өчен безнең газетага язылу турындагы квитанцияләрне кабул итте. Квитанцияләрен 218 кеше җибәргән.
Редакция хезмәткәрләре һәм Яңа Чишмә почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Энҗе Зыятдинова составындагы комиссия призлар уйнатуны газетаның ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан-туры эфирда үткәрде.
Иганәчеләребез Ринат Мухитов, Рамил Нуртдинов, Нияз Галәветдинов, Любовь Гулькова, Фәнил Саматов һәм Рафис Хәбибуллин акчаларына сатып алынган барлыгы 20 приз уйнатылды.
Төп бүләкне — даими спонсорыбыз Ринат Мухитовтан электр иттарткычын «Жемчужина» бассейны администраторы Людмила Чулкова отты.
— Район газетасын яратып, кызыксынып укыйбыз. Элек призлар уйнатуда катнашканым булмады, ә быел квитанциямне җибәрүгә төп бүләккә ия булдым. Бик сөендем, рәхмәт сезгә, — ди Людмила.
Түбәндә без призлар яулаган бәхетле кешеләрнең исемнәрен бастырабыз һәм аларны безнең редакциягә эш көннәрендә сәгать 8дән кичке бишкә кадәр килеп алуларын сорыйбыз.
Залакова В. Х. (Яңа Чишмә) — көрәк
Бочкарева А. А. (Яңа Чишмә) — савыт-саба җыелмасы
Зиниятуллин Р. М. (Яңа Чишмә) — фонарь
Шәмиева Г. А. (Акъяр) — удлинитель
Колесникова О. С. (Яңа Чишмә) — чәйнек
Милютина З. Р. (Екатерина Бистәсе) — үлчәү
Мулявко Т. Ю. (Яңа Чишмә) — горелка
Семеняк К. Г. (Яңа Чишмә) — салат савыты
Бикулова С. В. (Чуаш Чабаксары) — стена сәгате
Темников Н. Г. (Волчья Бистәсе) — салат савыты
Шакиров А. Т. (Яңа Чишмә) — тәмләткечләр өчен савытлар җыелмасы
Юрин А. Ю. (Яңа Чишмә) — көрәк
Засадихина О. В. (Яңа Чишмә) — графин
Насыйбуллин А. Н. (Тубылгы Тау) — фонарь
Нургатина Г. Р. (Яңа Чишмә) — графин
Косова И. Н. (Яңа Чишмә) — стена сәгате
Былинкина М. С. (Яңа Чишмә) — барбекюшница
Михайлова Ю. А. (Яңа Чишмә) — салат савыты
Николаева О. И. (Чуаш Чабаксары) — графин
Чулкова Л. И. (Яңа Чишмә) электр иттарткыч (төп бүләк).
Моннат тыш әле тагын 10 абунәчебез редакциядән китаплар сыйфатында кызыксындыру призларына ия булдылар. Болар: Астафьев В. А., Сиплатова Л. К., Гурьева Н. Н., Леонова Л. И. (барысы да Яңа Чишмәдән), шулай ук Волчья Бистәсеннән Остолопова А. А. һәм Агафонова Л. М., Екатерина Бистәсеннән Ерашова Е. Ю., Черемухово Бистәсеннән Зубова Н. И. һәм Трунов И. А., Горшководан Митрофанова Н. Г.
Без абунәчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укучыларыбыз булып калуларын телибез. Мондый призлар уйнатуны без алдагы язылу кампанияләрендә дә үткәрергә планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев