Призлар уйнатып абунәче ункөнлеге башлана
Район газетасына абунәчеләрне җәлеп итү максатында редакция һәм районның почта хезмәте призлар уйнатып абунәче ункөнлеге үткәрә.
Абунәче ункөнлеге 2018 елның 24 маеннан 2 июньгә кадәр районның барлык почта бүлекчәләрендә дә үтәчәк.
Ә сишәмбе көнне, 5 июньдә, 15.00 сәгатьтә почта бинасында химаячеләребез ярдәмендә редакция тарафыннан сатып алынган ПРИЗЛАР уйнатылачак. Уенда катнашу өчен шушы ункөнлектә (24 майдан 2 июньгә кадәр) район газетасына язылучыларның барысы да чакырылачак. Алар 2018 елның 6 аена (2 нче яртыеллыкка) безнең газетага язылган квитанцияләре белән почтага килергә (яки почтага җибәрергә) тиешләр.
Төп приз - “Домой“ сәүдә үзәгеннән дрель-перфоратор (ШЭ Ф.А.Саматов).
Агымдагы елда редакция “Дәүләт хезмәтләре“ порталы аша (ягъни электрон вариантта) язылучылар өчен дә призлар уйната. Шушы ункөнлектә 6 айга безнең газетага язылучыларны без 6 июньдә 15.00 сәгатьтә редакциядә (Ленин ур., 102 йорт) көтәбез, монда 3 приз уйнатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев