Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Продукциянең сыйфатына – аерым игътибар

АҖ башлыклары һәм сөт җыючылар катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова нәкъ менә шәхси йортлардан сатыла (җыела) торган сөтнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләренә игътибар бирде.


Агымдагы елның апрель-маенда түбән сыйфатлы булуы аркасында сөт заводыннан сөтне кире кайтаруның 2 очрагы булган инде. Әлбәттә, сөт тапшыручылар ягыннан ачулану һәм канәгатьсезлек белдерүләр дә булган. Кем гаепле соң? Гомуми “казан”га пычрак, сөзелмәгән (кайвакыт су кушылган яки өсте сөзеп алынган) сөт чыгарып салучы намуссыз авылдашлар, күршеләр. Шул сәбәпле авылдагы барлык сөт бирүчеләр дә интегә. Шуңа да продукциянең сыйфатына аерым игътибар бирү кирәк.
Сөт җыючыларга регуляр рәвештә һәр сөт тапшыручының сөтен тикшереп торырга кушылган, ә авыл җирлекләре башлыкларына – әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алырга.
2019 елның апрель-маенда соматик күзәнәкләр аркасында халыкка 5 тоннадан артык сөт кире кайтарылган, элек мондый хәл күзәтелмәгән. “Хәзергесе вакытта продукциянең сыйфатына карата таләпләр катгыйлана бара, безгә сөт җыючыларны да, сөт тапшыручыларны да югалтмас өчен алтын уртаклыкны табарга кирәк һәм продукция өчен лаеклы  бәясен түләргә”, - дип билгеләп үтте Надежда Попкова.
 2019 елның беренче 4 аенда сөт өчен халык белән исәп-хисап ясау бәясе 18 сум 63 тиен (кг) тәшкил иткән. Майда да якынча шул ук бәя күзәтелә (әз генә түбәнрәк), ә июнь-июль айларында бәяләр аз гына төшәргә мөмкин.
Акбүре һәм Волчья Бистәсе авылларында шәхси йортлардан сөт җыю буенча мәсьәлә дә хәл ителгән – расланган график буенча сөтне шәхси эшмәкәрләр җыячак.
2019 елның 4 аенда шәхси йортлардан 1513 тонна сөт сатылган, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 60 тоннага кимрәк. Хәзер шул хәл күзәтелә, шактый кеше үз продукциясен авылдашларына, күршеләргә яки базарда сата.
Терлекләрнең баш санына анализ ясап чыгыш ясаучы 2018 ел белән чагыштырганда барлык төр терлекләр санының да кимүе турында билгеләп үтте (МЭТ – 500 башка, сыерлар – 120, дуңгызлар – 160, сарык һәм кәҗәләр – 780 башка). Әмма агымдагы ел башы белән чагыштырганда 1 июньгә МЭТ нең баш саны 220 гә, дуңгызлар – 37, сарыклар һәм кәҗәләр 338 башка артуы күзәтелә. 2018 ел белән чагыштырганда бары бер авыл җирлегендә генә – Петропавловкада – терлекләр саны арта, ә биш АҖ дә (Яңа Чишмә, Чабаксар, Әдәмсә, Красный Октябрь һәм Акъярда) без барлык төр терлекләр санының кимүен күзәтәбез.
Сыерларның баш саны кимү дә дәвам итә – 1 квартал эчендә 18 башка кимегән. Шахмай АҖ дә 25 башка, ә Черемуховода 15 башка киметкәннәр, ә менә Екатерина АҖ дә сыерларның баш саны 8 гә арткан, Зирекледә – 5 башка, Акъярда – 3 башка. Хәзер шәхси йортларда барлыгы 1933 баш сыер, шул исәптән Волчья Бистәсендә – барлыгы 15, Акбүредә – 31 баш.
Киңәшмәдә шулай ук мини-ферма төзелешенә (теләк белдерүчеләр – 22 кеше, тик күпләре әле документлар әзерләү белән эшне суза), башмак таналар сатып алу (41 башка гариза бирелгән), хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме (сыер хуҗаларына 6,8 млн. сум күләмендә субсидия көтелә) һәм “Яңа Чишмә хәбәрләре” район газетасына язылуга (эшне активлаштырырга кирәк) кагылышлы мәсьәләләргә дә кагылып үттеләр.
Аннан соң Волчья Бистәсендә халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитин информация ясады.
Азат Мусин.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев