Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Профилактик эш даими булырга тиеш

Хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында актуаль мәсьәләләр каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Алдагы утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында комиссия секретаре Наталья Ембахтова җиткерде.
Район территориясендә җинаятьчелек һәм хокук бозулар торышы турында Эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Митрясов хәбәр итте.
Агымдагы елның 9 аенда узган ел белән чагыштырганда җинаятьләр саны - 81дән 95кә кадәр арткан. Шул исәптән авыр җинаятьләр - 19. Җинаятьләрне ачу - 67,7%.
Җинаятьләрнең төп өлешен милеккә каршы җинаятьләр тәшкил итә (55), урлашулар саны да (44) мошенниклык очраклары да арта - алар 20. Бу интернет һәм кәрәзле телефоннардан файдаланып, дистанцион җинаятьләр. Банк карталарыннан акча урлыйлар, кызганычка каршы, әлеге төр җинаятьләрне ачу авыр. Телефон мошенниклары, кагыйдә буларак, башка төбәкләрдә, бу җинаятьләрне ачу һәм зыян күрүчеләргә акчаларын кайтару өчен билгеле кыенлыклар тудыра.
Шуңа күрә халык арасында даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә, мәгълүмати буклетлар таратыла, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасында материаллар басыла, стендларда социаль мошенниклыкны профилактикалау турында мәгълүматлар урнаштырыла.
Җәмәгать урыннарында һәм урамда 16 җинаять кылынган. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен кешеләр күпләп яши торган урыннарда 6 видеокамера урнаштырылган (әмма бу гына аз). Тагын 12 камера күпфатирлы йортларда урнаштырылган.
2022 елның 9 аенда балигъ булмаганнар тарафыннан 1 җинаять кылынган (2021 елда булмаган). Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча педагогик коллективлар һәм ата-аналар белән бергә эш алып барыла.
Хисап чорында 11 балигъ булмаган бала профилактик исәпкә куелган, 4се исәптән төшерелгән. Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозуда төп сәбәпләрнең берсе - гаиләдәге имин булмаган хәлләр.
 Гаилә иминлеген профилактикалау буенча инспектор полициянең участок уполномоченныйлары һәм «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә имин булмаган гаиләләрне ачыклау һәм исәпкә кую буенча эш алып бара. 9 айда 14 гаилә исәпкә куелган, ә барлыгы 20 гаилә исәптә тора.
Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләрне социаль адаптацияләү турында Россия  УИИ УФСИНның ТР буенча идарәсенең өлкән инспекторы Владимир Хлопунов хәбәр итте. Агымдагы елда иректән мәхрүм итү урыннарыннан өч кеше кайткан, алар эшкә урнаштырылган.
Район территориясендә экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау эше турында административ комиссия секретаре Айгөл Глазунова сөйләде. Экстремизм һәм террорчылык фактлары ачыкланмаган, даими рәвештә профилактик эш алып барыла.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Мусин сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголизмны, наркоманияне профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр турында җиткерде. Газета битләрендә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә әлеге тема буенча 50дән артык материал урнаштырылган.
Утырыш ахырында Ринат Фәсахов районда тикшерелгән мәсьәләләр буенча билгеле бер эш алып барылуын билгеләп үтте, әмма ул даими һәм конкрет булырга тиеш, бигрәк тә балигъ булмаганнарга карата. Профилактик эшкә күбрәк игътибар бирелергә тиеш. Ул шулай ук район башкарма комитетының җәмәгать урыннарында, урамнарда һәм Яңа Чишмәгә кергәндә өстәмә видеокамералар урнаштыру мәсьәләсен караячагын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев