Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Раил Вәлиуллинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

«Игенче» ҖЧҖ директоры Вәлиуллин Раил Нәдерҗан улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Р. Н. Вәлиуллин бу мактаулы исемгә республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.

Бүләкне аңа район Советының хисап утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырдылар.

Р. Н. Вәлиуллинны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм яңа хезмәт уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев