Район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы
Сабантуй бәйрәме белән!
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Хөрмәтле район кунаклары!
Иртәгә, 8 июньдә, без татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйны бәйрәм итәчәкбез. Бу якты бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Бүген без язгы кыр эшләренә йомгак ясыйбыз, авыл хуҗалыгы җитештерүендә һәм районның башка өлкәләрендә хезмәт куючы алдынгыларны хөрмәтләячәкбез.
Сабантуй күптәннән милли чикләрне узып, чын мәгънәсендә бөтенхалык һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Кунакчыллык, күңел ачулар, милли көрәш, төрле ярышлар белән Сабантуй төрле милләт кешеләрен берләштереп, йөрәкләрне яулый. Бу - алда мул уңыш алуга ирешү һәм елның яхшы булуына ышаныч бәйрәме. Авыл халкы аны күтәренке кәеф белән каршы ала.
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Басуларда, фермаларда эшләүчеләргә, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә, тынычлыгыбызны саклаучыларга, нефть чыгаручыларга, бизнеста, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Махсус хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Барыбыз да аларның Җиңү белән өйләренә кайтуларын көтәбез. СВО зонасына дистәләгән тапкыр гуманитар ярдәм илткән волонтерларыбызга аерым рәхмәт җиткерәсем килә.
Чын күңелдән барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, басуларда мул уңыш, өстәл тулы ризык һәм күңелле бәйрәм телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев