Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән хәрби белән очрашкан

Олег, мобилизация башлангач, повестканы көтеп тормаган, ә Ватанны якларга ниятләп, хәрби комиссариатка үзе барган.

Ярты ел хезмәт иткәннән соң, ул өенә, гаиләсе янына кайткан. Олег һәм Рузанна 3 бала тәрбиялиләр. Балалар әтиләре белән бик горурланалар, кечкенә Даша әтисен Герой ди һәм без аның белән тулысынча килешәбез.

Чәй табыны артында Олег район башлыгына хезмәте, гаиләсе турында сөйләгән, алар киләчәктә егетләргә СВО зонасына нинди ярдәм җибәрү кирәклеге хакында да фикер алышканнар.

Вячеслав Козлов һәм Олег икесе дә Североморскида диңгез пехотасында хезмәт иткәннәр икән.

Олег район халкының сугышчыларга шулкадәр ярдәм итүенә бик нык сөенә. Хәрбиләрнең гомерләрен саклап калачак дроннарга каршы мылтык сатып алырга ярдәм иткән һәркемгә ул аерым рәхмәтен белдерә.

Берничә көннән соң Олегның ялы ахырына якынлашачак һәм ул яңадан үзенең сугышчан иптәшләре янына юл тотачак.

«Хәрби иптәшләрем янына сугышчан рухны ныгытып барам, шушы айларда хезмәттәшләрем якын кешеләргә әверелделәр», - ди Олег.

#новошешминск #новошешминскийрайон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев