Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашты

Яңа Чишмә районы хакимиятендә район башлыгы мобилизацияләнгән сугышчыларның гаиләләре белән очрашты.

Яңа Чишмә районы хакимиятендә район башлыгы мобилизацияләнгән сугышчыларның гаиләләре белән очрашты.

Очрашуга хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм туганнары, авыл җирлекләре башлыклары һәм инде берничә тапкыр мобилизацияләнгән якташларыбыз янында СВО зонасында булган волонтер-эшмәкәрләр чакырылган иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, волонтер - эшмәкәрләр (алар арасында Геннадий Котов, Ришат Ситдыйков, Александр Карпов, ир-туган Козловлар, Сергей Скоков, Екатерина АҖ башлыгы Александр Хорьков һәм башкалар бар) инде берничә тапкыр махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.

 - Мин шулай ук районның битараф булмаган халкына, нефтьчеләргә, эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы оешмаларына, учреждение һәм оешмаларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен. Алар ярдәмендә безнең сугышчылар 10 млн. сумнан артык суммага сатып алынган азык-төлекләр, кием-салымнар, дарулар, тепловизорлар, генераторлар һәм башка кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителделәр. Район хакимияте СВО зонасына ике автомобиль озатты.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә дә кирәкле ярдәм күрсәтелә, аларның барлык мөрәҗәгатьләре тиз арада хәл ителә.

СВО зонасына барып кайтучы Александр Карпов, Александр Козлов һәм Александр Хорьковлар якташлары белән очрашулары турында сөйләделәр, туганнарына хәрбиләрнең сәламнәрен тапшырдылар һәм аларның туган яктан җибәрелгән күчтәнәчләргә бик шат булуларын билгеләп үттеләр.

Районыбыздагы контрактчылар - Николай Карасев һәм Альфред Мурзин да СВО зонасында үз хезмәтләре турында сөйләп, анда өйдән килеп ирешкән һәр нәрсә дә (бала кулы белән язылган кечкенә генә хат булса да) хәрби рухны үстерә һәм кәефне бик нык күтәрә, диделәр.

- Шушы көннәрдә тагын ике төркем, гуманитар йөкне берничә автомобильгә төяп, СВО зонасына юл тотачак, - дип хәбәр итте район башлыгы. - Хәрбиләр өчен шәхси посылкалар әзерләп куйсагыз була, егетләр аларны үз ияләренә тапшырырга тырышачак. Шулай ук КФХ җитәкчесе Николай Козлов махсус хәрби операция зонасына җибәрер өчен тагын бер «Нива» автомашинасын әзерли, ул безнең сугышчыларга тапшырылачак.

Вячеслав Козлов мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләреннән һәм хатыннарыннан түләүләр алу, кредитлар, балаларны тукландыру буенча проблемалары яки сораулары юкмы, дип кызыксынды. Әлеге сорауга залдан җавап бирүчеләр булмады, чөнки проблемаларның барысы да хәл ителә.

Очрашу ахырында район башлыгы  барлык әти-әниләргә батыр уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде, гуманитар ярдәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк, дип әйтте һәм барлык хәрбиләребезнең дә исән-сау өйләренә кайтуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев