Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Район газетасына язылу башлана

1 апрельдән безнең район газетасы «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә («Шешминская новь») 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу башлана.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында газетабызга 1550 кеше язылган иде.

Икенче яртыеллыкка язылу бәясе беренче яртыеллык дәрәҗәсендә кала һәм 6 айга 798,18 сум (физик затлар өчен), ә оешмалар өчен - 888,24 сум тәшкил итә.

Реклама

10 апрельдән 20сенә кадәр район газетасына ташламалы язылу ункөнлеге планлаштырылган, шул исәптән 6 айга язылу бәясе 704,28 сум булачак. Күп кенә абунәчеләребез газетага нәкъ менә шул көннәрдә язылалар да инде.

Язылу кампаниясе барышында редакция ярты елга 550 сумнан альтернатив язылуны дәвам итәчәк. Редакциядә язылучылар газетаның яңа саннарын җомга көннәрендә үзләре килеп алачак. Зур хезмәт коллективлары «альтернатив» язылу рәсмиләштерсә, без җомга көнне газетаны аларга үзебез китерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев