Район кырларында
Район авыл хуҗалыгы оешмаларының күпчелеге әкренләп уңыш җыюга керешә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 20 июльгә 1745 гектар көзге бодай җыеп алынган. Барлыгы 12900 центнер бөртек суктырылган, уңыш гектарына 30,9 центнер тәшкил итә. Көзге бодай 12900 га мәйданны били, 14%ы җыеп алынган.
Уҗым культураларын җыюны «АгроРаздолье», «Агро-Основа» ҖЧҖләрендә, «Козлов В. А. » һәм «Козлов А. Е.» КФХларында алып баралар. «Нурхамәтов З. М.» КФХда 100 гектар горчицаны теземнәргә салганнар.
Параллель рәвештә көзге культуралар өчен туфрак әзерләү бара, алар 15 мең гектар мәйданны билиячәк, шул исәптән 11 мең гектарга якыны — чиста парлар өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев