Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район Советы утырышында хөрмәткә лаеклы яңачишмәлеләрне бүләкләгәннәр

Район Советының 33 нче утырышында берничә мәсьәлә каралды һәм хөрмәткә лаеклы берничә яңачишмәлеләрне бүләкләделәр.

ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванова бүләкләнде.

"ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән район Советының гомуми бүлек начальнигы Татьяна Кривошейкина, район Финанс палатасы бүлеге начальнигы Наталья Кузнецова, Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова, район башкарма комитеты секторы мөдире Александр Янов бүләкләнде.

 

Район башлыгының Мактау грамоталары белән Тубылгытау АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлнара Исхакова, Ленино  АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлия Сабирова һәм Зирекле АҖ башкарма комитеты бухгалтеры Гөлсинә Хөснетдинова бүләкләнде.

 

Район башкарма комитетының Мактау грамотасы белән төзелеш бүлеге начальнигы Диләрә Кәбирова, район башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән төзелеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Козлова бүләкләнде.

 

Бүләкләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды.

 Район башлыгы шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең  яңа әгъзалары - Гөлнара Исхакова, Оксана Сидорова, Лилия Таһирова һәм Алексей Трондинга партия билетлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев