Район үзәгендәге мәйдан үзгәрәчәк
РМЙ каршындагы мәйданда скейт - мәйданчык, коры фонтан, стритбол өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.
Узган атна ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов подрядчылар белән парк зонасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Төзекләндерү агымдагы елга «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәреләчәк.
РМЙ каршындагы мәйдан 2022 елдан бирле төзекләндерелә, узган ел биредә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча балалар мәйданчыгы төзелә башлаган иде. Б у көннәрдә әлеге эшләр төгәлләнәчәк.
Скейт - майданчык, коры фонтан һәм стритбол өчен мәйданнан тыш, мәйданчыкта өстәмә КАФлар (кече архитектура формалары), эскәмияләр һәм яктырткычлар урнаштырылачак.
Эшләрне август ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев